Ак пароход / Белый пароход
Алар — буху нәселе дәвамчылары: Мәймүн карт һәм аның оныгы — Малай. Әтисе белән әнисе ташлап калдырган Малайның бер генә хыялы бар — балыкка әверелергә, аннан Ыссык-күлгә кадәр йөзеп барырга һәм анда ак пароходны күрергә. Ә пароходта аның әти-әнисе булырга тиеш...
Хәйләсез әйберләр арасында яшәргә өйрәнгән Малай бабасының әкиятләренә мөкиббән, аеруча Мөгезле болан-ана турындагысын яратып тыңлый ул. Болан-ана бу җирләрне кешеләр аның балаларын атып үтергәч ташлап киткән. Ә болай, Малай хыялларында, болан-ана күптән кыңгыраулы бишеге белән юлга чыккан — ире «кысыр» дип тукмаган бабайның кызына бишек алып киләчәк ул.
Боланнарның әйләнеп кайтуы, һәм алар белән күзгә-күз очрашу Малайны әйтеп бетергесез тәэсирләндерә. Әйтерсең аның күз алдында бабасы сөйләгән әкият чынбарлык булып килеп баса: менә ул Мөгезле болан-ана һәм аның балалары.
Әмма зур табыш хөрмәтенә оештырылган мәҗлес җир йөзеннән бер гөнаһсыз сабыйны алып китә: кара тузанда аунап яткан үтерелгән Мөгезле болан-ана башын, кәеф-сафалы ирләр, исерек бабасын күреп, тораташ булган Малай елгага ашыга...
Актеры: Марат Хабибуллин, Разиля Шарифуллина