Театр — это жизнь! / Театр ул-тормыш, театр ул-яшьеш!
Экскурсия барышында катнашучылар театрның бай тарихы һәм бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныша алачаклар.
Экскурсия вакытында бутафор һәм тегү цехы хезмәткәрләре үз һөнәрләренең серләре белән уртаклашачак. Чара барышында артистларның грим бүлмәләрен, кызыклы костюмнар һәм баш киемнәре саклана торган костюмнар цехын күрү мөмкинлеге бар. Шулай ук экскурсия барышында чарада катнашучылар кунак бүлмәсе, тамаша залы, сәхнә һәм сәхнә арты серләре белән дә танышачак.
В ходе экскурсии участники ознакомятся с музеем, богатой историей театра. Также экскурсанты узнают о жизни и творческой деятельности великого драматурга, актера, одного из основоположников татарского театра Карима Тинчурина.
Во время экскурсии работники бутафорского и пошивочного цеха поделятся секретами своей профессии. В течение мероприятия есть возможность увидеть гримерные артистов, посетить костюмерный цех, в котором хранятся интересные костюмы, необычные головные уборы из разных спектаклей. Участникам мероприятия также посчастливится увидеть гостевую комнату, зрительный зал, сцену и закулисье.