И в cтарости, и в радости
«Ай, былбылым!» — шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия.
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
Чын тормышны чагылдырган, күз яшьле һәм мәхәббәтле әлеге спектакль тамашачыны җылы атмосферасы, матур куелышы һәм театрның өлкән буын сәхнә осталарының ихлас уены белән җәлеп итәр.