Хыялга бер адым / Один шаг до мечты
«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар...» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара. Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар театр төркеме артистлары, Самарада театр курслары тәмамлаганнан соң, Оренбургка килә. Тик артистларның татар театрын үстерәбез дигән хыяллары һәм ниятләре челпәрәмә килергә мөмкин: Идел буенда ачлык башлана, тиф казасы тарала. Артистларны һәм театр киләчәген коткару өчен, режиссер труппаны алып Ташкентка китәргә карар кыла.
Группа артистов татарского театра под руководством Карима Тинчурина после окончания театральных курсов в Самаре прибывает в Оренбург. Однако мечты и планы артистов о развитии татарского театра могут рухнуть: Поволжье настигает голод, начинает распространяться тиф. Чтобы спасти артистов, а вместе с ними и будущее татарского театра, режиссёр принимает решение отправиться с труппой в Ташкент. По дороге в Ташкент Карим Тинчурин пишет пьесу под названием «Один шаг до мечты» и ставит её прямо в поезде.