Идрис Газиев Другое 6+

Идрис Газиев 15 апреля, ср, 15:00

Дата и время
15 апреля, ср, 15:00
Место проведения
ул. Габдуллы Тукая, 74
Телефон
+7 (843) 293-17-66
Купить билет через
В календарь На карте

Описание

Габдулла Тукай әдәби музее сезне сәгатьтә чираттагы концерт-лекциягә чакыра. Лектор — Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев.

Лекциядә Г. Тукай мирасының үзенчәлекле бер өлеше — ул да булса шагыйрьнең әсәрләрен замандашлары — җырчылар, артистлар тарафыннан граммофон тәлинкәләренә яздырып калдырган язмалар турында сүз бара. Бу язмалар Г. Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирәләр. Лекция барышында граммофон язмаларын тыңлау, аларны анализлау каралган. Лектор-җырчы башкаруында Г. Тукай шигырьләренә граммофон язмаларыннан реконструкцияләнгән берничә җыр да яңгыраячак.

Это ваша компания? Напишите нам

Убедитесь, что ваша информация актуальна. Воспользуйтесь нашими бесплатными инструментами, чтобы найти новых клиентов.