Наверх

Камал комедияләре 13 февраля 2026, пт, 18:30

Камал комедияләре

Камал комедияләре 13 февраля 2026, пт, 18:30

Купить билет через:

Экият , ул. Петербургская, 57
+7 (843) 237-90-24
520-700
12+
120

Спектакль идёт на татарском языке. Синхронный перевод на русский язык.

«Камал комедияләре» легендар «Беренче театр» һәм «Банкрот» пьесаларын берләштерә. 1908 елда язылган «Беренче театр» пьесасының сюжеты гади: Казанда тарихта беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнә. Иске фикерле сәүдәгәр Хәмзә бай, үз ишләре белән бергә, татар тамашачысы өчен әзерләнгән беренче спектакльне өзү өчен күп көч куя. Үз дигәненә ирешмичә, ул өенә кайта һәм балаларының театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өйгә кайтарырга омтыла...

«Банкрот» сатирик комедиясе хәзерге заманның базар мөнәсәбәтләре чорында иң актуаль әсәрләрнең берсе булып кала. Бүген дә дөнья белән акча идарә итә бит. Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатларның тормыш законына әверелү куркынычын кисәтә.

Ә бу ике тема ягыннан аерылып торган пьесаларны нәрсә берләштерә? Әлбәттә, татар халкының театрга мәхәббәте, татар кешесенең күңеленә табигатьтән салынган уенга тартылу көче һәм артистлык осталыгы.

Это ваша компания? Напишите нам

Убедитесь, что ваша информация актуальна. Воспользуйтесь нашими бесплатными инструментами, чтобы найти новых клиентов.

Каждую неделю мы отправляем нашим подписчикам подборку интересных событий ближайших дней.

Подпишитесь, чтобы не пропустить самое интересное в городе!