Авыл эте Акбай / Деревенский пёс Акбай
Купить билет через:
Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һавада, киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю-бүреләр очравы бар. Шуннан хәйләкәр Тәмлетамак шәһәргә үзе генә кача. Акбай аның өчен кайгырып, шулчак артыннан ярдәмгә ашыга. Акбай белән Тәмлетамакны шәһәрдә нинди маҗаралар көтә һәм дуслар үз туган йортларына кайтырлармы?.. Ә әкиятнең дәвамын белер өчен, Сезне «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакленә көтеп калабыз.
Акбай живет в деревне и очень доволен этим. Ведь здесь есть все, что нужно псу для счастья: хозяин, который всегда вкусно тебя покормит, чистый воздух и широкие просторы, где можно вдоволь порезвиться, и теплый дом, который Акбай охраняет. А вот кошечка Тамлетамак, которая живет с Акбаем в одном доме, совсем так не думает. Однажды Тамлетамак увидела по телевизору красивое, заманчивое место, которое называется «город». Теперь она мечтает туда попасть! Но путь из деревни в город лежит через опасный лес, где можно встретить кого угодно — даже волков и медведей. И тогда хитрая кошечка Тамлетамак сбегает одна в город, сразу вслед за ней на помощь спешит Акбай. Какие приключения ждут Акбая и Тамлетамак в городе, кого они встретят по пути и вернутся ли друзья в свой родной дом?.. Все это маленькие зрители смогут узнать на увлекательном музыкальном спектакле «Деревенский пес Акбай».